Ерак бабаларны эзләп – Сатышка
Шушы көннәрдә Сатышта Омск өлкәсенең Тара районы Ишәй авылы делегациясе булды. Казаннан аларга галим, тарихчы-археолог Альберт Борһанов та кушылган иде. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезне 2100 чакрымлы ерак юлга җитәкчеләре Гөлшат Мөнир кызы алып чыгып киткән. Баксаң, аңа Сатыш авылына сәяхәткә фамилиясенең Сатышева булуы этәргеч биргән. Гөлшат ханымның гына түгел, 80 хуҗалыклы Ишәй авылында яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Сатышев яки Сатышева фамилияле икән. Кем ул Сатыш бабай? Тумышы белән Саба якларыннан булмаганмы? Әгәр шулай икән, бу хакта белүчеләр бармы? Кыскасы, бу сораулар Гөлшат ханымга 15 ел буе тынгылык бирми.